Россия РФ гражданнары булган Казахстан халкының туганнары өчен коры җир чиген ачты

Россия гражданнары арасындагы казахстанлыларның илгә керә ала торган якын туганнар исемлеге киңәйтелде.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәтенең (18.05.21 ел, № 1291-р) боерыгы (сылтаманы кара) нигезендә, Россия гражданнары арасындагы казахстанлыларның илгә керә ала торган якын туганнар исемлеге киңәйтелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Хәзер Россиягә коры җир чиге үткәрү пунктлары аша Россия гражданнары булган Казахстан кешеләренең ире, хатыны, ата-аналары, балалары гына түгел, шулай ук, туганлык документлар белән расланган очракта, туганнары, бертуган апалары, абый-сеңелләре, әби, бабай, оныклары  илгә үтә ала.