Әгерҗедә 84 яшьлек кияү һәм 71 яшьлек кәләш өйләнешкән

Яшь пар никахларын «21.05.21» көнне теркәгән.

(Әгерҗе, 25 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Шушы көннәрдә Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә Рифкать Габдрахман улы һәм Зоя Ильинична үзләренең никахларын теркәгән.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан (кияүгә 84, кәләшкә 71 яшь), яшь пар «21.05.21» дигән матур һәм могҗизалы дата, һичшиксез, аларга гаилә бәхете китерер, дип ышана.