Башкортстанда ел саен башкорт токымлы атлар фестивале үткәрергә җыеналар

Баймак районында июльнең өченче шимбәсендә «Башкорт аты» фестивале булачак.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Башкортстанда ел саен июльнең өченче шимбәсендә «Башкорт аты» Республика башкорт токымлы атлар фестивале оештыру турында карар кабул иткәннәр.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге чараны үткәрү урыны итеп Баймак районы билгеләнгән.

Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) шундый тәкъдим белән чыккан. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның 24 маенда шул хактагы указны имзалаган.

Фестиваль Башкортстан Республикасында ат үрчетү, кымыз ясау, халык һөнәрчелеге традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук башкорт токымлы атларның баш санын арттыру һәм популярлаштыру максатыннан үткәреләчәк.