news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казандагы дзюдо үзәгеннән тренерны эштән җибәрүнең законлылыгын тикшерә

Кичә әлеге тренер кул астында шөгыльләнүчеләр остазларын эшкә кире кайтару үтенече белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.

Прокуратура Казандагы дзюдо үзәгеннән тренерны эштән җибәрүнең законлылыгын тикшерә

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). ТР Прокуратурасы Казандагы дзюдо үзәгеннән тренерны эштән җибәрүнең законлылыгын тикшерәчәк. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Прокурор тикшерүенә социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында чыккан видео сәбәп булган. Анда Казандагы дзюдо үзәгендә шөгыльләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре законсыз эштән җибәрелгән тренер Артур Сираҗетдиновны үз вазифасына кире кайтару үтенече белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итә.

Күзәтчелек ведомствосы алдында моның законлылыгын һәм сәбәпләрен тикшерү бурычы тора.

«Татар-информ» агентлыгы Казанның «Батыр» Олимпия резервындагы Республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь дзюдочыларның эштән җибәрелгән тренерны кире кайтаруда ярдәм итү үтенече белән Россия Президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздыруы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100