news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарага «Ярдәм янәшә!» азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе килде.

Меңнән артык мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылачак.

Кукмарага «Ярдәм янәшә!» азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе килде.
«Трудовая слава»

 (Казан, 25 май, «Татар-информ»). Кукмара районына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе килде. Районда яшәүче 1108 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылачак. Бу турыда »Трудовая слава» газетасы яза.

Май һәм июнь айларында дүрт тапкыр ярдәм күрсәтеләчәк. Азык-төлек җыелмасына консерва, макарон, ярма, көнбагыш мае, чәй кебек озак саклана торган продуктлар салынган. Волонтерлар аларны адресатларга илтеп тапшыра.

Район Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева сүзләренчә, азык-төлек җыелмалары коронавирус пандемиясе нәтиҗәләреннән зыян күргән гаиләләргә бирелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100