news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында яшәүче 600 гаилә азык-төлек җыелмасы алды

Район башлыгы Сергей Демидов район үзәгендә яшәүче берничә гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырды.

Алексеевск районында яшәүче 600 гаилә азык-төлек җыелмасы алды
alekseyevsk.ru

 (Казан, 25 май, «Татар-информ»). Алексеевск районында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия хәрәкәтенең икенче этабы башланды. Хәйрия хәрәкәте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Заря» газетасы яза.

Район башлыгы Сергей Демидов район үзәгендә яшәүче берничә гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырды.

«Әлеге акция кысаларында берничә тапкыр ярдәм күрсәтеләчәк», — диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, азык-төлек җыелмалары ярдәмгә мохтаҗ авыл кешеләренә якындагы айларда тагын ике тапкыр китереләчәк.

Бүгенге көндә Алексеевск районында яшәүче 600гә якын гаилә ярдәм алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100