Азнакайда шәфкать туташы көнендә демография мәсьәләсе турында сөйләштеләр

Фельдшерлар, акушерлар үзара көч сынашып, уңган-булган хуҗабикәләр булуларын да күрсәтте.
(Азнакай, 25 май, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакайда шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр. ​​​​​​​Быел бу бәйрәм актуаль мәсьәләне – демографияне, абортларга каршы профилактик чараларны чагылдырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Район үзәк сырхауханәсенең фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүче фельдшерлар, акушерлар уңган-булган хуҗабикәләр булуларын да күрсәтте.