Н.Мириханов: "Мәскәүдәге Пермь якташлар оешмасының эш тәҗрибәсеннән файдаланырга була"

Съездда делегатлар һәм кунакларга Л.Парфеновның Пермь крае турындагы документаль фильмы күрсәтелде, Строганов премиясен тапшыру тантанасы булды
(Мәскәү, 25 май, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясенең Зур конференция залында Пермь якташларының чираттагы съезды узды.
Пермь крае татар-башкорт милләтендәге халык күп яшәүче (рус халкыннан соң) Россия төбәкләре унлыгына керә. Съездда хезмәттәше – Россия Хөкүмәте каршындагы Пермь крае вәкиллеге җитәкчесе Анастасия Тюрина чакыруы буенча Татарстанның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов та катнашты.
Якташлар оешмасы 1700дән артык кешене берләштерә, анда башкалада төрле өлкәләрдә эшләүче Пермь краенда туучылар керә. Аның рәисе - бизнесмен Андрей Кузяев. Съездда аңа иҗтимагый оешма белән тагын 3 ел дәвамында җитәкчелек итү хокукы бирелде.
Съездда Якташлар иҗтимагый оешмасының Попечительлек советы рәисе, Россиянең табигый ресурслар министры Юрий Трутнев, Пермь крае губернаторы Олег Чиркунов, Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых (Пермь краенда туган), сәнгать белгече, Пермьнең сәнгать музее директоры Марат Гельман, телетапшырулар алып баручы Леонид Парфенов һәм башка танылган, дәрәҗәле кешеләр катнашты.
Съездда делегатлар һәм кунакларга Л.Парфеновның Пермь крае турындагы документаль фильмы күрсәтелде, төрле номинацияләрдә катнашкан актив якташлар оешмасы әгъзаларына Строганов премиясен тапшыру тантанасы, «Чайф» төркеме концерт-дискотекасы булды.
Пермь якташлары оешмасының баш иганәчесе «Лукойл» акционерлык җәмгыяте, аерым алганда, аның «Лукойл – Пермь» бүлендек структурасы.
“Мәскәүдәге Пермь якташлары оешмасының эш тәҗрибәсеннән файдаланырга була”, - дип үз хис-тойгылары белән бүлеште “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән Назиф Мириханов. Аның фикеренчә, Татарстан һәм татар иҗтимагый оешмалары, аерым алганда, республика җитәкчелеге, дәрәҗәле вазифа башкаручы татарлар һәм федераль структурада хезмәт куючы татарстанлылар, шулай ук безнең ватандашларыбыз булган уңышлы бизнесменнар һәм эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итү буенча тәҗрибә туплый ала.
“Мәскәү татар җәмгыятенең һәм аның лидерларының бу мәсьәлә буенча зур, гамәлгә куелмаган потенциалы бар”, - дип билгеләп үтте Татарстанның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле.