Татар галимнәре Батырша исемен мәңгеләштерүне тәкъдим итә

Татар галимнәре Батырша исемен мәңгеләштерүне тәкъдим итә

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин куптән түгел узган Батырша восстаниесенең 250 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференциянең резолюциясен гамәлгә ашыру мәсъәләләрен хәл итә. Ә резолюциядә кабул ителгән бурычлар түбәндәгеләрдән тора.

Беренчедән — Батырша (Габдулла Галиев) җитәкчелегендәге баш күтәрүгә бәйле документлар һәм материаллар җыентыгын әзерләү һәм бастыруны республиканың «Мирас» программасына кертүне сорап Татарстан Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать итү. Икенче бурыч — Татар халкының каһарман улы Батырша исемен мәңгеләштерү йөзеннән оештыру комитетын төзү һәм урамнарга, парк һәм мәйданнарга аның исемен кушу тәкъдимен халык депутатларының шәһәр, поселок, авыл советларына җиткерү. Резолюциянең өченче пунктында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Батырша эзләре буйлап фәнни-гамәли экспедиция оештыру турында тәкъдим белән чыгу бурычы куелган. Батырша восстаниесенә багышланган конференция материалларын аерым китап итеп нәшер итүне исә Тарих институты җитәкчелеге хәл итәргә тиеш.