Болгарда мәктәп укучыларының «Салют, Җиңү!» дигән татар яшьләре республика фестивале уза

Болгарда мәктәп укучыларының «Салют, Җиңү!» дигән татар яшьләре республика фестивале уза

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). 27-28 май көннәрендә Спас районындагы Болгар тыюлыгы территориясендә мәктәп укучыларының «Салют, Җиңү» дигән VI республика татар яшьләре фестивале узачак. Ул Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 60 еллыгына багышлана һәм укучыларның туган як тарихы, шулай ук милли мәдәният белән кызыксынуын арттыру максатында оештырыла.

Фестивальдә 8—10 сыйныфларда укучы меңнән артык бала катнашыр дип көтелә. Әлеге чара кысаларында Спас районында яшәүче сугыш ветераннары белән очрашу һәм Идел елгасына төшеп, Җиңүнең 60 еллыгына багышлап суга чәчәк бәйләмнәре салу да булачак. Фестивальдә туган якны өйрәнүче яшьләрнең «Меңъеллык кайтавазы: үткәннән киләчәккә...» дигән эзләнү эшләренең республика конкурсы нәтиҗәләре буенча «Вакыт уза — хәтер кала» исемле туган якны өйрәнү конференциясе дә узарга тиеш. Биредә шулай ук музей-тыюлыкка экскурсия, «Дары исе белән ысланган Җиңү көне» («Этот день победы порохом пропах...») дип исемләнгән «фронтовик» концерт бригадалары чыгышлары, «Туган ил нидән башлана?» дигән туган якны өйрәнү викторинасы, «Җиңү бәйрәме балалар күзе аша» дигән рәсемнәр күргәзмәсе, сугыш еллары җырларын башкару буенча бәйге, спорт һәм техник ярышлар һ.б. каралган.

Кичке бәйрәм «Җиңүнең сүнмәс яктысы» дигән дуслык учагы белән тәмамланачак. Бәйгеләрдә һәм чыгышларда җиңүчеләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылачак.