Греция россиялеләр өчен илгә керү кагыйдәләрен гадиләштерде

Бер үк вакытта тискәре тест һәм вакциналаштыру сертификаты булган очракта илгә керүче Россия гражданнары өчен мәҗбүри карантин гамәлдән чыгарылды.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Греция бер үк вакытта тискәре тест һәм вакциналаштыру сертификаты булган очракта илгә керүче Россия гражданнары өчен мәҗбүри карантинны гамәлдән чыгарды. Шул ук вакытта атнасына 4 мең россияле керүгә чикләү 3 майга кадәр озайтылды.

Хәзер илгә элеккеге кебек үк өч аэропорт аша түгел, ә тугыз аэропорт аша керергә рөхсәт ителде. Тиешле уртак министрлык карары шимбә көнне кич белән хөкүмәтнең рәсми газетасында басылып чыкты. 

Греция коронавирус пандемиясе фонында атнасына 500 россияле керүне 2020 елның 7 сентябреннән рөхсәт иткән иде. Шуннан соң әлеге карарның гамәлдә булуы берничә тапкыр озайтылды. 22 марттан рөхсәтләр саны сигез тапкыр артты.

Яңа карар 26 апрельдә 6.00 сәгатьтән 3 майның 6.00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.