Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Теләчедә күп балалы 27 гаиләгә азык-төлек тапшырды

Һәр гаиләгә рус һәм татар телләрендә әкиятләр җыентыгы бүләк иттеләр.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин юлчыларның авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү хәйрия акциясенә кушылды. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Республиканың Теләче районында яшәүче күп балалы 27 гаиләгә азык-төлек, җиләк-җимеш һәмм татлы ризыклар тутырылган тартма тапшырылды», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, һәр гаиләгә рус һәм татар телләрендә әкиятләр җыентыгы бүләк иттеләр.

«Бергәләп балалар китабы уку — гаилә белән үткәрелгән иң яхшы вакыт», - диде Ленар Сафин.