Әлмәт районының унөч балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башланды

Төзелештә барлык санитар таләпләр үтәлеше контрольдә тотыла.

(Әлмәт, 25 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районындагы 13 балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башланып китте. Быел ремонт эшләренә иртә керешкәннәр. Бу хакта бүген район башлыгы туры эфир барышында хәбәр итте.

«Аларда шулай ук барлык санитар таләпләр үтәлешен контрольдә тотабыз.Безнең бурыч — әлеге авыр чорда бакчаларда максималь рәвештә ремонт эшләрен башкару. Сабыйлар яңартылган балалар бакчасына килсен дип тырышабыз», — диде Тимур Нагуманов.

Шулай ук район башлыгы Грузинская урамындагы юлда төзекләндерү эшләре төгәлләнүен, ә Төзүчеләр проспектында эшләрнең башланачагын җиткерде.