Азнакайда депутат мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырды

Азнакайда мондый җыелмаларны 1600 гаилә алачак.

(Азнакай, 25 апрель, «Татар-информ», «Маяк»). Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайда яшәүче күп балалы гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәрдә булды. Аларга бушлай азык-төлек җыелмасы тапшырды.

Азнакайда мондый җыелмаларны 1600 гаилә алачак.

Пандемия шартларында авырлык кичергән кешеләргә ярдәм итү өчен «Татнефть» җәмгыяте хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек уртача хезмәт хакын хәйрия кылып, «Игелек җыелмасы» туплаган. Әлеге тартмада азык-төлек — тулысы белән җирле җитештерүчеләрнеке. Тартмага шикәр комы, ярма, май, тавык ите һ.б. бар.