Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Хәләл яшәү рәвеше үзәге арасында меморандум төзелде
Меморандумны имзалау тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Хәләл яшәү рәвеше үзәге үзара аңлашу турында меморандум төзеде. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммиты кысаларында узды.
«Талия Миңнуллина һәм Индонезиянең Хәләл яшәү рәвеше үзәге рәисе Сапта Нирвандар Индонезиянең Хәләл яшәү рәвеше үзәге һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында үзара аңлашу турында меморандум имзалый», - диде тантананы алып баручы.
Меморандумны имзалау тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
KazanSummit кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсе дә уза. Анда Талия Миңнуллина Рөстәм Миңнехановка 2019-2022 елларга Хәләл яшәү рәвеше юл картасын тәкъдим итте. Проект алты юнәлеш (туризм, җитештерү, мода, финанс, IT-Хәләл һәм медиа) буенча гамәлгә ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз