Теләчедә эшче һөнәрләр буенча бәйге үткәрелде

Укучылар “Пешекче-кондитер”, "Татар ашлары пешекчесе”, чәчтараш сәнгате, тегү эше һәм башка юнәлешләр буенча көч сынашты.
(Теләче, 25 апрель, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елы кысаларында Теләче урта мәктәбе базасында район буенча “WorldSkills Tuliachi Junior-2019” бәйгесе үткәрелде. Район мәктәбеннән килгән 5-11 сыйныф укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Бәйге тантаналы шартларда башланып китте. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова: “Укучылар без дә сезнең белән дулкынланабыз. Үз һөнәрегезнең чын остасы булыгыз, белемле булыгыз. Ярыш барышында яхшы көндәшлек хөкем сөрсен”, - диде ул.Районның эш һәм мәшгүльлек үзәге җитәкчесе Айдар Галимҗанов исә укучыларны җәйге каникул вакытында ял итәргә генә түгел, эшкә урнашып акча эшләргә дә чакырды. WorldSkillsTuliachiJunior бәйгесендә катнашучы укучылар хезмәт күрсәтү өлкәсендә “Пешекче-кондитер”, "Татар ашлары пешекчесе”, чәчтараш сәнгате, тегү эше һәм башка юнәлешләр буенча көч сынашты.