25 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре игълан ителде, "Илһам" бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумы кунакларына Владимир Путинның котлавын ирештерде / Россия һәм ислам илләре арасындагы хезмәттәшлек сәяси һәм икътисади яссылыкларда үсә, дип искәртте РФ Президенты.Татар теленнән VII халыкара олимпиада җиңүчеләре игълан ителде / “Туган тел - буыннардан буыннарга тапшырыла торган рухи байлык. Милләтебез өчен тырышып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Рафис Борһанов яшьләргә.Васил Шәйхразиев: Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый / Милли Шура рәисе "Илһам" бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Гран-при иясе - Актаныштан Алинә Хәбибуллина.Минтимер Шәймиев: Татарстанда 30 ел эчендә 1,5 мең мәчет төзекләндерелде һәм төзелде / ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, Татарстанда һәр дин һәм милләтнең урыны бар.Татар яшьләре форумы “Сәлам, Габдулла!” флешмобы үткәрелмәячәген хәбәр итте / “Мин татарча сөйләшәм” акциясе әлеге чараны интернетта гына уздырачак.Камал театры Венгрия театр фестивалендә "Килмешәк" спектаклен күрсәтте / Камал театры MITEM фестивалендә икенче тапкыр катнаша.Фәрит Мөхәммәтшин: 45 яшькә кадәр мин бер татар сүзе белми идем / "Эштән кайткач, көзге каршына басып татарча газеталар укыдым, аңламаган сүзләрне иптәшләремнән сораша идем", - диде парламент башлыгы.Галим Марсель Әхмәтҗановка Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге медале тапшырылды / Бүләкне Фәннәр академиясе президенты Мәкъсүм Сәләхов бирде.