Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмәттә ремонттан соң ачылган поликлиникада булды

Имгәнүләр һәм тән авыруларыннан соң организмны торгызу өчен бүген биредә барлык шартлар тудырылган.
(Әлмәт, 25 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәттә узган ел Татарстан Президенты программасы буенча 3 нче поликлиникага капиталь ремонт үткәрелгән иде.Шул исәптән медицина җиһазлары алуга да акча бүленде. “Татнефть” ААҖ реабилитация өчен җиһазлар алуга 7 миллион сум бирде, дип яза җирле басма.Имгәнүләр һәм тән авыруларыннан соң организмны торгызу өчен бүген биредә барлык шартлар тудырылган. Тар белгечләрдән консультацияне вакытлы алу максатыннан “Ак Барс Мед” иминият компаниясе ярдәмендә телемедицина кабинеты да оештырылган. 3 нче поликлиника гериартрия хезмәтен оештыру программасы буенча пилот проект составына кертелгән. Гериартрия кабинеты ясалган. Шулай ук биредә ике һәм аннан да күбрәк хроник авыру белән диспансер учетында торучы 60 яшьтән өлкән пациентларны кертү өчен махсус участок ачыла. Әлеге вакытта пациентларның реестрын төзү бара.Казаннан кунаклар – Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Идел буе федераль университеты ректоры киңәшчесе Гадел Вафин, мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Азат Могыйнов, “Ак Барс Мед” иминият компаниясе генераль директоры Линар Гарифуллин һәм башкалар 3 нче поликлиникадагы реабилитация һәм гериатрия кабинетларын карадылар, авырулар белән аралаштылар. Аннан соң актлар залында “Сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын модернизацияләү. Заман белән бергә” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.