Быел Татарстанда 40 гектар мәйданда юл буе полосасын яшелләндерү күздә тотыла

Бу М-7 (“Идел”) һәм Шәле – Саескан Тавы трассалары

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел Татарстанда 40 гектар мәйданда юл буе полосасын яшелләндерү күздә тотыла. Бу М-7 (“Идел”) һәм Шәле – Саескан Тавы трассалары. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Иван Игонин хәбәр итте.
Автомобиль юлларын саклау өчен чыршы, карагай, сәрви агачы, өрәңге, кара миләш һәм башка агач-куаклар утырту ниятләнә. Шундый бер гектар урманчыларга 40 мең сумга төшәчәк.
Моннан тыш, “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесенә предприятие һәм оешмалардан территорияләрне яшелләндерү өчен үсентеләр бүлеп бирүне сорап хатлар килү дәвам итә.