Казанда “Георгий тасмасы” акциясе башланды

Акция барышында Татарстан волонтерлары республикада яшәүчеләргә кара–кызгылт төстәге тасмалар өләшәчәк

(Казан, 25 апрель, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Казанның Җиңү паркында Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы” Халыкара акциясе башланды.
Акция старт алуга багышланган тантаналы митингта ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек комиссиясе рәисе, республика парламенты депутаты Наил Хөснетдинов; ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Әхәт Юлашев; ТР РОСТО (ДОСААФ) оешмасы рәисе урынбасары Владимир Трошин катнашты.
Акция барышында төрле иҗтимагый оешма волонтерлары республикада яшәүчеләргә кара–кызгылт төстәге тасмалар өләшәчәк. Аларны таратуның инициаторлары – “Истина” (Казанның Яңа Савин районында урнашкан 177нче мәктәп), “Ориент” (Татарстанның Аксубай районы) һәм “Пламя” (Лаеш районы) эзләү отрядлары вәкилләре.
“Георгий тасмасы” Россия хәрбиләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын символлаштыра. Ә бу тасма безнең һәрберебезгә шул турыда искәртә”, – дип ассызыклады Әхәт Юлашев, митингны ачып.
“Георгий тасмасы” – безнең барыбыз өчен дә мөһим, файдалы һәм тирән мәгънәгә ия акция. Бу – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүдә тагын бер адым. Ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк”, – диде үзенең чыгышында Наил Хөснетдинов.
Ул шулай ук республиканың депутатлар корпусы исеменнән акция кысаларында Новгород өлкәсенә канкойгыч бәрелешләр булган урыннарга экспедиция ясаган Татарстанның эзләү отрядларын сәламләде. Студентларның “Кар десанты” традициясен дәвам итеп, бүген Казанның 177нче мәктәбе эзләү отряды да экспедициягә юл тотты. ТР Дәүләт Советы депутаты аларга уңышлар теләп калды.
Моннан тыш, митингта катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң волонтерлар Георгий тасмалары өләшергә кереште.
Искәртеп узабыз, әлеге акция Россиядә кичә старт алды. Оештыручылар миллионлаган кара–кызгылт төстәге тасма әзерләде, аның белән теләгән һәркем үз киемен һәм автомобилен бизи ала.