Боз эрү сәбәпле Татарстанның Мамадыш районындагы боз кичүе ябылды

Моңа кадәр республикада көннәр җылыну аркасында Кама елгасындагы боз кичүе ябылган иде.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Боз эрү һәм тәгәрмәч эзе барлыкка килү сәбәпле Татарстанның Мамадыш районындагы боз кичүе ябылды.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Соколка – Яңа Закамский боз кичүен тикшереп, 25 мартта иртәнге 9дан аның эшен туктату турында карар чыгарды.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк көннәр җылыну аркасында Кама елгасындагы боз кичүе ябылуы хакында хәбәр иткән иде.