Балтачта «Әгәр дә мин район башлыгы булсам...» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды

Җиңүчеләр айон башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән очрашты.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлзидә Газизуллина). Балтач районында 9-11 сыйныф укучылары арасында узган «Әгәр дә мин район башлыгы (башкарма комитет җитәкчесе) булсам…» дип исемләнгән инша конкурсы үткәрелде. Шушы көннәрдә җиңүчеләр район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән очрашты.

Конкурста Финзия Әсхадуллина (Нөнәгәр урта мәктәбе), Рамилә Степанова (Түнтәр урта мәктәбе), Василий Терентьев (Урта Көшкәт мәктәбе) беренчелекне яулады.

Түнтәр урта мәктәбеннән Нәргизә Нәкыйпова, Сосна мәктәбеннән Камилә Ибраһимова, Чепья урта мәктәбеннән Адина Рәхматуллина һәм Кече Лызи урта мәктәбеннән Анастасия Артемьеваның эшләре икенче урынга лаек дип табылды.

Балтач урта мәктәбеннән Алинә Рамазанова белән Илназ Кәбиров, Урта Көшкәт мәктәбеннән Алексей Михайлов һәм Яңгул урта мәктәбе Рөстәм Гәрәев иншалары өченче урынга лаек булды.

Укучылар бүләкләнү мизгелләреннән соң, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе белән аралашты. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.