Яңа Чишмә районының балалар бакчаларында контроль көчәйтелгән

Балалар бакчаларында барлык биналар көнгә берничә тапкыр йогышсызландыру эремәсе белән эшкәртелә.

(Яңа Чишмә, 25 март, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Яңа Чишмә районында мәктәпкәчә яшьтәге балалароешмалары гадәти режимда эшли. Әмма барлык балалар бакчаларында да салкын тиюдән булган авыруларны профилактикалау чараларын үтәү буенча контроль көчәйтелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

23 мартта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев Яңа Чишмә балалар бакчаларында грипп, ОРВИ һәм коронавирус профилактикасы буенча чаралар үтәлешен тикшерде.

Балалар бакчаларында барлык биналар көнгә берничә тапкыр йогышсызландыру эремәсе белән эшкәртелә. Балаларны тикшереп кабул итү контроле көчәйтелгән, балаларның ата-аналарында медицина битлекләре булу мәҗбүри, барлык балалар бакчалары хезмәткәрләре дә шәхси гигиенаны төгәл үтиләр, тән температурасы үлчәнә.

Шулай ук туклануны оештыру һәм продуктларның булуы тикшерелгән — бу мәсьәләләр буенча да кисәтүләр юк.

Бу көннәрдә районның барлык торак пунктларындагы балалар бакчалары да тикшерүләр бара.