«Татар-информ»да Филология институтына кабул итү кампаниясе турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 25 март, Казан, «Татар-информ»). Бүген, 25 мартта, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына, шулай ук Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә 2020 елгы кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru