Түбән Камада хәрби хезмәткә чакырылыш билгеләнгән вакытта үтәчәк

Хәрби частьләргә килгәч, яшьләр ике атналык карантинда булачак.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Түбән Камада хәрби хезмәткә чакырылыш билгеләнгән срокта — 1 апрельдән 15 июльгә кадәр уза. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе армиягә май һәм июнь айларында җибәреләчәк. Җибәрер алдыннан, барысын да коронавирус булу-булмауга тикшерәчәкләр. Хәрби частьләргә килгәч, яшьләр ике атналык карантинда булачак.