news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ял атнасы турында карарны имзалады

Бу яллар кайбер оешма хезмәткәрләренә кагылмый.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 30 марттан 3 апрельгә кадәрге көннәрне ял көннәре дип игълан ителү турында карарны имзалады. Документ Кремль сайтында чыкты.

«2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр ял көннәре дип игълан ителә. Бу яллар өчен хезмәт хакы түләнәчәк», диелгән документта.

Бу боерык медицина һәм даруханә оешмаларына, азык-төлек һәм көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итүче, кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату, шулай ук кеше тормышын һәм тормыш шартларын куркыныч астына куя торган гадәттән тыш шартларда кичектергесез эшләрне башкаручы оешмаларга кагылмый.

Владимир Путин бүген коронавирус таралу куркынычы вазгыяте буенча ил халкына мөрәҗәгатендә киләсе атнада бөтен Россиядә ял көннәре дип игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100