Татарстанда 23 мәктәптә һәм 68 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эше башланды

Барлыгы 28 мәктәп һәм 85 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла.
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Татарстанда 23 мәктәптә һәм 68 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Бу хакта RT Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фроловка сылтама белән җиткерә.Төзекләндерү эшләре 14 муниципаль мәктәптә (планлаштырылган 16дан), шулай ук тугыз коррекцион мәктәптә (планлаштырылган 12дән) башланды инде. Моннан тыш, капиталь төзекләндерү эшләре 68 мәктәпкәчә оешмада (планлаштырылган 85тән) бара, дип хәбәр итте министр урынбасары.