Кайбычлыларны юстициянең өлкән лейтенанты Рунар Шәмсетдинов кабул итә

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре һәм тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелмәүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар.

(Кайбыч, 25 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). 26 март көнне 15.00 -19.00 сәгатьтә Кайбычта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы, юстициянең өлкән лейтенанты Рунар Шәмсетдинов гражданнарны кабул итәчәк.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре һәм тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелмәүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Телефон: 8(843-79)2-24-97. Адресы: ТР, Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70 йорт.