25 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда Сабан туе көннәре билгеле булды, Мордовия мөфтие Ринат Закировка рәхмәт белдерде, Татарстан чаңгычылары медальсез калды.

Төбәкне өйрәнүчеләр алып барган эш тарихи яссылыкта аеруча әһәмиятле – Рөстәм Миңнеханов/Президент I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае вәкилләренә сәламләү хаты юллады.

Татарстан Республикасы Президенты республикада Сабан туе көннәрен билгеләде/Сабан туе бәйрәме район үзәкләрендә 1–2 июльдә, Чаллы шәһәрендә – 8 июльдә, Казанда 15 июльдә узачак.

Ринат Закиров: Төбәк тарихын өйрәнү бик җитди һәм җаваплы мәсьәлә/"Казан" милли-мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаеның пленар утырышы узды.

Казан "Җир сәгате" акциясенә актив кушыла/Шимбә кичендә бер сәгать дәвамында Татарстанда кайбер оешмалар, энергия саклау экологик акциясе уңаеннан, утларны сүндереп тора.

Мордовия мөфтие мөселман хатын-кызларга яулык бәйләү хокукын яклауда рәхмәтен җиткерә/Мөфтинең аерым рәхмәт сүзләре Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка да белдерелә.

Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы булдырылды/Мондый карар I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаеның пленар утырышында игълан ителде.

"Золотая орда в мировой истории" китабы апрель башында Оксфордта тәкъдим ителәчәк/“Золотая орда в мировой истории” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме үтте/Татарстанда «фарсы Яңа ел бәйрәмен» оештыручылар милли традицияләр чагылышын күрсәтте.

Батыр коткаручы Эдуард Илларионовны туган җире Марий Эл республикасында җирләячәкләр/Марий Элда үтәчәк җирләүне Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре оештыра.

Ханты-Мансийскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты старт алды/Ярышларның беренче көне Татарстан чаңгычыларына медаль китермәде.