Татарстанда муниципальара маршрутларга 328 автобус чыкты

Республика юлларында 148 берәмлек юл техникасы эшли

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Мониторинг системасы мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 328 автобус чыккан.
Республика юлларында 148 берәмлек юл техникасы эшли, шул исәптә төбәк трассаларында – 67, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 5 се – чартер, 12 се – халыкара. 1789 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 1858 кеше килгән.