Бөек Ватан сугышы ветераннары 3-12 майда 4 илдә транспорттан бушлай файдалана алачак

Апрель-май айларында матди ярдәм дә күрсәтеләчәк

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Быел 3-12 май көннәрендә илебездә Бөек Ватан сугышы ветераннары теләсә нинди төр җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак. Бушлай йөрү шулай ук аларны озата баручыларга да карала. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга бу вакытта бушлай йөрү мөмкинлеген алыр өчен автомобиль (таксидан кала), тимер юл, диңгез, һава яисә ил сулыкларында йөри торган су транспорты төрләренең кассасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бушлай билет алыр өчен Бөек Ватан сугышында катнашучы яисә инвалид таныклыгын, Россия паспортын күрсәтергә кирәк була.

Озата баручы кешегә бары тик гражданлыкны раслый торган паспорт булуы да җитә.

РФ Хөкүмәте башлыгының вице-премьерлар белән күптән түгел узган киңәшмәсендә Дмитрий Медведев Бөек Ватан сугышы ветераннарының җәмәгать транспортында шулай бушлай йөри алуы турындагы быел 17 мартта имзаланган 237 нче һәм 21 мартта имзаланган 259 нчы күрсәтмәләр мөмкинлекләрен белдергән. Шуңа өстәп, ветераннарга бер тапкыр бирелә торган сумма каралганлыгы билгеле: РФ Президентының быел 26 февральдә имзалаган 100 нче номерлы Указы һәм Хөкүмәтнең 23 марттагы 261 нче күрсәтмәсе нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына Россия Федерациясендә һәм Балтыйк буе дәүләтләрендә – Латвия, Литва, Эстониядә даими гомер итүче барлык ветераннар да апрель-май айларында матди ярдәм алачак. Биредә 2,6 млн-нан артык кешегә барлыгы 12,3 млрд сум акчаны бүлеп бирү турында сүз бара. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышы инвалидларына, ветераннарына, фашистлар һәм аның союзниклары концлагерьларында, гетто һәм башка төр урыннарда әсир итеп тотылган элеккеге балигъ булмаган тоткыннарга, Финляндия, Япония белән сугышта, Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләрнең толларына – 7шәр мең сум, нацистлар концлагерьларында, төрмәләрендә, геттоларда изаланган элеккеге балигъ булган тоткыннарга – 3 әр мең сум.

РФ Хөкүмәте сайтында шулар турында шәрехләмә һәм рәсми документлар бар.