Азнакай мәктәбенә янгын сакчылары десанты төште

Янгын сүндергечләрне алар кулларына тотып карап, эш принцибы белән танышты

 (Казан, 25 март, “Татар-информ”). Азнакайның 5 нче мәктәбенә янгын сакчылары десанты төште. 24 нче янгын бүлеге башлыгы урынбасары А.Никулин, инспектор Р.Хөсәенов, инженер Р.Галләмов укучыларга янгыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып, алар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү алып бардылар. Янгын килеп чыканда үзеңне ничек тотарга, ниләр эшләргә кирәклеге турындагы буклет аларны бер кызыксындырса, икенчесе – янгын сүндергечләрне кулларына тотып карап, аларны кулланырга өйрәнү булды, дип белдерә җирле “Маяк” газетасы.