news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Зорин: Халыклар бердәмлегендә телнең әһәмияте зур

«Россия элек-электән күпмилләтле дәүләтләрнең берсе булды», — диде Россия Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе.

Владимир Зорин: Халыклар бердәмлегендә телнең әһәмияте зур
Илнар Төхбәтов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Халыкларны берләштерүдә телләрнең дә роле зур, дип саный Россия Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе, сәясәт фәннәре докторы Владимир Зорин.

«Россия халыкларының бердәмлеге мәдәният, законнар белән генә түгел, ә телләр кебек мөһим фактор белән дә билгеләнә. Бу эштә телнең әһәмияте зур. Бу аңлашыла да, чөнки Россия — элек-электән иң зур күпмилләтле дәүләтләрнең берсе», — диде ул Татарстан Иҗтимагый палатасында «Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре» дигән секциядә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасы белән берлектә Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм Мәдәниятне үстерү, рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссияләре утырышы башланды. Катнашучылар ике көн дәвамында өч секциядә эшләячәк.

«Илебездәге милләтара, динара тынычлык, татулыкны ныгыту мәсьәләләре төрле милли мөнәсәбәтләрдәге барлык институт һәм субъектлар яхшы эшләгәндә генә мөмкин», — диде Владимир Зорин секция барышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100