Түбән Камада елына 60 кеше янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерә алачак

Бүгенге көндә 107 хезмәткәр «янгын сүндерүче» белгечлеге буенча укуга мохтаҗ.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада 37нче янгын-коткару бүлеге базасында «янгын сүндерүче» белгечлегенә уку мөмкинлеге барлыкка килде. Уку пунктының үз филиалы булу елына 60 кешедән торган 2 төркем әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Уку пункты карамагында — лекторий, компьютер классы, янгын башнясы булган спорт манежы, укыту-шөгыльләнү полигоны, ГДЗС базасы һәм җылылык-төтен камералары. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә 107 хезмәткәр «янгын сүндерүче» белгечлеге буенча укуга мохтаҗ. Махсус курс әзерлегеннән башка, янгын сүндерүче хезмәт вазифаларын башкаруда чикләнә. 

Беренче төркем инде укуга кереште: 28 кеше теоретик әзерлек, практика узып, имтихан тапшырганнан соң, «янгын сүндерүче» белгечлеге буенча таныклык алачак.