news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов Мәскәүдә Лубян мәйданында Үзбәк ханга һәйкәл куярга тәкъдим итте

25 февральдән 5 мартка кадәр «Актив гражданин» платформасында мәскәүлеләргә ике вариантның (Александр Невский яки Феликс Дзержинский һәйкәле) берсен сайлап алу мөмкинлеге биреләчәк.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов Facebook челтәрендәге сәхифәсендә Мәскәүнең Лубян мәйданында һәйкәл урнаштыру хакында фикерен белдерде.

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дамир Мөхетдинов альтернатива сыйфатында Үзбәк хан фигурасына игътибарны юнәлтергә тәкъдим итте. Ул Тимер Феликс кандидатурасы тарихи хәтерне мәңгеләштерү өчен иң яхшы символ түгел дип саный.

Профессор Алтын Урда идарәчесенең, ханның кенәз Иван Калита, шулай ук аның туганы, кенәз Юрий Данилович белән тыгыз элемтәләре нәтиҗәсендә, Мәскәү кенәзлеге үсешендә бәхәссез тарихи роль уйнавын билгеләп үтте. Үзбәк хан Юрий Даниловичка үзенең кыз туганы Кончакны кияүгә биргән һәм шуның нәтиҗәсендә Мәскәү һәм Җучи Олысы арасындагы дипломатик элемтәләрне ныгыткан.

«Үзбәк хан вакытында Алтын Урда һәм вассал дәүләтләр, Рус кенәзлекләрен дә кертеп, үзләренең үсешендә иң югары ноктага күтәрелгән. Шәһәрләр төзү бу идарәченең визит карточкасына әверелгән: Молдавиядән алып Себергә кадәр бөтен җирдә яңа калалар торгызылган. Үзбәк ханга һәйкәл кую барлык идеологик даирәләрнең тарафдарларын да канәгатьләндерер иде», - дип язган РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.

Дамир Мөхетдинов фаразлавынча, Үзбәк хан кандидатурасын православие дине вәкилләре дә хуплар иде. Чөнки аның вакытында (Үзбәк хан исламны Алтын Урданың рәсми дине дип игълан иткән) православие чиркәве, хан законнары яклавында һәм күпләгән финанс-икътисади ташламаларга ия булган хәлдә бөтен ил күләмендә сизелерлек ныгыган.

Мәскәү Иҗтимагый палатасы советы Лубян мәйданында һәйкәл кую турында сораштыру үткәрүне хуплады. 25 февральдән 5 мартка кадәр «Актив гражданин» платформасында мәскәүлеләргә ике вариантның (Александр Невский яки Феликс Дзержинский һәйкәле) берсен сайлап алу мөмкинлеген биреләчәк.

Әлбир Крганов Лубянкада табибларга һәм укытучыларга һәйкәл куярга тәкъдим итте, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100