Чирмешәндә «Дуслык күпере — 2021» фестивале булды

Әрмән, мари, таҗик, башкорт, украин, үзбәк диаспорасы «вәкилләре» алты командага бүленеп көч сынашты.

(Чирмешән, 25 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Халыкара туган тел көнендә Чирмешән районы мәдәният йортында «Дуслык күпере — 2021» милләтләр мәдәнияты фестивале узды. Чирмешән лицее, 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләре укучылары районда гына түгел, республикада да сирәк милләт халыкларын тәкъдим итте.

Әрмән, мари, таҗик, башкорт, украин, үзбәк диаспорасы «вәкилләре» алты командага бүленеп көч сынашты. Мәдәният һәм мәгариф бүлекләре оештырган бу чара район халыкларының бердәмлегенә ачык мисал булды.

Чирмешән лицее тәкъдим иткән әрмән диаспорасы командасы бу милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын бик матур итеп күрсәтте. Бу командага тиңнәр булмады, алар — беренче. Чирмешәннең 1нче мәктәбенең таҗик диаспорасы командасы — икенче, Чирмешәннең 2нче мәктәбе командасының украин диаспорасы «вәкилләре» өченче урында.

Укучыларның чыгышы тамашачыларга да, жюри әгъзаларына да бик кызыклы һәм файдалы булды. Чара барышында бу милләт вәкилләренең сөйләмен ишетергә, милли ризыклары әзерләү тәртибен белергә һәм тәмләп карарга, кайбер йолалары белән дә танышырга мөмкин иде. Без үзебез дә еш кына әзерләгән ризыкларның кайсы милләт аш-суы икәнен белмәгәнбез икән.

Шунысы кызык, бу командаларда шул милләт вәкилләре бөтенләй юк диярлек иде. Димәк, бәйгегә әзерләнү барышында укучыларга эзләнергә, күп нәрсәгә өйрәнергә туры килгән. Әйтергә кирәк, мондый чара төрле милләт вәкилләренә хөрмәт билгесе дә.