Бөгелмәгә М.Җәлил урамы сулык территориясен төзекләндерүгә 80 миллион сум биреләчәк

Татарстан конкурска 12 гариза биргән – проектлар онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлап алынган.

(Бөгелмә, 25 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәнең М.Җәлил урамы буенча урнашкан үзәк сулык янындагы территорияне төзекләндерүгә 80 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу — шәһәрнең проектлар конкурсында икенче уңышы.

2018 елда шәһәр «Бөгелмә үзәген активлаштыру» проектын тормышка ашыру өчен 100 млн сум акча алды.

Татарстанның кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру проектларын тормышка ашыру өчен барлыгы 490 миллион сум бүлеп бирелгән.

Акчаны 2021 елга уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча Бөтенроссия иң яхшы проектлар конкурсында җиңгән проектлар алачак — алар барлыгы сигез.