Путин 40 россиялегә Иҗтимагый палата составына керергә тәкъдим итеп чакыру юллады

Россиядә Иҗтимагый палатаның яңа составын формалаштыру юнәлешендә эш башланды.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин теге яки бу өлкәдә зур уңыш казанган 40 россияленең кандидатурасын билгеләп, аларга РФ Иҗтимагый палатасы составына керергә тәкъдим итеп чакыру юллады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кандидатураларның яртысыннан да ким булмаган өлешен һөнәри һәм иҗади берлекләр, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм аларның ассоциацияләре, һөнәри берләшмәләр, шулай ук һөнәри һәм социаль төркемнәрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен төзелгән башка коммерцияле булмаган оешмалар тәкъдим итә», — диелә хәбәрдә.

Россия законнары нигезендә, РФ Иҗтимагый палатасы хәзер 168 әгъзадан тора. Дәүләт башлыгы тарафыннан чакырылган 40 россияледән тыш, анда төбәк иҗтимагый палаталарының — 40 һәм гомумроссия иҗтимагый берләшмәләренең 43 вәкиле керә.

«Иҗтимагый палатага дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру барышында РФ гражданнарының хокукларын һәм иреген, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка коммерцияле булмаган оешмаларның хокукларын яклау, аларның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алуны тәэмин итү кебек бурычлар йөкләнә», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Иҗтимагый палата федераль төбәк хакимият органнары эшчәнлеген контрольдә тота, иҗтимагый тыңлаулар, түгәрәк өстәлләр һәм күчмә утырышлар үткәрә. Палата әгъзалары ел саен йөзләгән чара уздыра.