news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкына дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация бирәләр

Гражданнарны Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та кабул итәчәк.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Александр Давыдова). Казанда яшәүчеләргә Татарстанда сәламәтлек саклауны оештыру һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация бирәләр. 27 февральдә «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашачаклар. Бу турыда чараны оештыручылар хәбәр итә.

«Гражданнар 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт», — диелә хәбәрдә.

Татарстанлылар белән аралашуда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, аның урынбасары Фәридә Яркәева һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина эшчәнлеге стандартларын һәм сыйфатын контрольдә тоту идарәсе башлыгы Галина Лысенко, шулай ук ведомствоның дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова катнашачак.

Очрашуга алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 238-10-00 һәм 292-93-34 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100