Алексеевск районында яшь дизайнерларга район тарихы турында сөйләделәр

Әлеге сәфәр Совет урамының боҗралы кисешендәге стеланың редизайн концепциясен булдыру һәм район хакимияте белән алга таба хезмәттәшлек итү өчен оештырылды.

(Алексеевск, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Таң»). В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының дизайн кафедрасы укытучылары һәм студентлары Алексеевск районында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәфәрнең максаты — районның истәлекле урыннары һәм тарихы белән танышу иде. Әлеге сәфәр Совет урамының боҗралы кисешендәге стеланың редизайн концепциясен булдыру һәм район хакимияте белән алга таба хезмәттәшлек итү өчен оештырылды.

Делегацияне дизайн кафедрасы мөдире Инесса Фәхретдинова җитәкләде. Шулай ук төркем составында кафедраның өлкән укытучылары Миләүшә Тукмакова һәм Даниил Ефимов та бар иде.