Казанда проблемалы ике йорт буенча эшләр тәмамланып килә – Илсур Метшин

“Өлешләп төзелеш проблемасын бергәләп хәл итәргә тиешбез, башка вариантлар юк”, - ди шәһәр җитәкчесе.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда өлешкә кереп торак төзергә җыенган 5 мең кеше hәм аларның гаиләсе зыян күргән. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XIII сессиясе утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, 2015 елның гыйнварына Казанда 28 проблемалы йорт исәпләнгән. Татарстан Президенты кушуы буенча, өлешләп төзелештә катнашып алданган затларның проблемаларын оператив хәл итү буенча эш штабы төзелгән. Нәтиҗәдә, 1026 фатирны үз эченә алган 6 торак йортны файдалануга тапшыруга ирешелгән. “Казанда проблемалы ике йорт буенча эшләр тәмамланып килә һәм аларны куллануга тапшыру планлаштырыла”, - диде Илсур Метшин.

Мэр сүзләренчә, проблеманы хәл итүдә мөһим корал булып, Татарстан Президентының бу мәсьәләне хәл итәргә алынган инвесторларга җир участокларын сәүдәләшүсез бирү турындагы указы хезмәт иткән. “Президент проблемалы йортларга инженер челтәрләрен төзүдә челтәр оешмаларын җәлеп итүне хуплады. Бу тәкъдимне хуплау йөзеннән йөкләмәләр бирелде”, - диде Метшин.

Шәһәр башлыгы “Фон” һәм “Свей” компанияләрендә алданган өлешчеләр аеруча күп булуын билгеләп үтте. “Өлешләп төзелештә катнашучылар һәм инвесторлар белән даими очрашулар үткәрелә. Проблемалы һәр йорт буенча төгәл күзаллау һәм юл картасы бар. Йортларны төзеп бетерү өчен бик күп акча кирәк, хокук саклау органнары белән тыгыз эшлибез. Бу проблеманы бергәләп хәл итәргә тиешбез, башка вариантлар юк. Әмма яңа проблемалар килеп чыгуга юл куярга ярамый”, - дип белдерде Илсур Метшин. Ул мондый хәлгә эләкмәс өчен, башкарма комитетка халыкка аңлату эшләре үткәрергә кирәклеге турында йөкләмә бирелгәнен әйтте.