Чүп яндыру заводы буенча карар экологик экспертизалардан соң кабул ителәчәк – И. Метшин

Самосырово чүплегендә быел биек чүп тавы урынына сөзәк таулык барлыкка киләчәк.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда чүп яндыру заводы төзелеше буенча ахыргача карар барлык экологик экспертизалардан соң гына кабул ителәчәк. Бүген бу хакта Казан шәһәре Думасының XIII сессиясе утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы фикеренчә, чүп яндыру заводы төзелеше чүп-чар проблемасын хәл итү юлларының берсе була алыр иде. “Бу объект “Чиста ил” федераль проектына кертелде. Хәзерге вакытта 5 проект эзләнүе, экологик тикшеренүләр алып барыла. Төзелеш буенча ахыргача карар барлык экологик экспертизалардан соң гына кабул ителәчәк”, - диде мэр.

Илсур Метшин Мамадыш тракты буенча “Восточный” каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелеше тәмамланганын искәртеп узды. Химиклар урамында полигонның икенче картасы төзелеше башланганын әйтте.

“Былтыр Самосырово чүплеген рекультивацияләү башланды. Быел чүп тавы урынына махсус герметик пленка белән капланган һәм яшел үсентеләр утыртылган сөзәк кенә таулык пәйда булачак”, - диде ул.

Илсур Метшин рекреация зоналарын төзекләндерү, ямьләндерү максатларына былтыр республика бюджетыннан 302 млн сум акча бүлеп бирелгәнен билгеләп үтте. Шәһәр предприятиеләре һәм хосусый инвесторлар хәйрия йөзеннән 256 млн сум акча керткән. Ел дәвамында башкалада 9 парк һәм сквер булдырылган.