25 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казан шәһәр Думасының XIII сессиясе булды, Казанда Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үтәчәк, Ренат Ибраһимов яшь калуның серен белә.

Президент Казан җитәкчелегенә: Башкала байрагын киләчәктә дә югары тотып баруыгызга ышанам. Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшкә караганда, халык өметләре тагын да зуррак булуын билгеләп узды.

Узган ел Казанда уртача айлык хезмәт хакы 37,8 мең сум тәшкил иткән. Тулай продукт күләме 632 млрд сумнан арткан.

Казан шәһәр Думасының XIII сессиясендә дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Казанда Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары үтәчәк. Бу турыдагы килешүгә “Банк Югра” гаммәви акционерлык җәмгыяте президенты һәм Бөтенроссия мәктәп спорты федерациясе президенты кул куйды.

Яшь калуның сере ярата белүдә – Ренат Ибраһимов. Кичә Татарстанның Милли китапханәсендә Ренат Ибраһимовның "Сайланмалар" китабы тәкъдим ителде. 

Лаеш районында юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер баланың гомере өзелгән. Ике машина авылга керү юлында бәрелешкән.