Яшел Үзән заводында яңа корабка нигез салына

Шул ук көнне тагын бер тантана планлаштырыла

 (Казан, 24 февраль,” Татар-информ”). 26 февральдә Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында Себер проект-конструкторлык бюросы проектлаган 22160 проектындагы патруль корабына нигез салу тантанасы була.

Әлеге заманча кораб территориаль суларны саклау, ачык һәм ябык диңгезләрдә икътисади зоналарны патрульләү, контрабанда һәм пиратларны ачыклау, диңгез бәла-казаларында зыян күрүчеләргә ярдәм итү, әйләнә-тирәне экологик яктан тикшерү өчен билгеләнгән, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

Шул ук көнне заводта суыту-туңдыру кушылмалары линиясен файдалануга тапшыру тантанасы да булыр дип көтелә. Бу линия исә чуен һәм корыч әйберләр җитештерү өчен FAT компаниясе (Германия) тарафыннан заводка дип махсус җитештерелгән.