ТР сәламәтлек саклау министры Яр Чаллыда тармак эшенең нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты

Гадел Вафин Чаллы табиблары эшчәнлегенә югары бәя бирде

 (Яр Чаллы, 25 февраль, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов Автошәһәрдә 2013 нче елда медицина тармагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау буенча киңәшмәдә катнашты.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко чыгышында билгеләп үткәнчә, үткән елда реконструкцияләнгән Кама балалар медицина үзәгендә Яр Чаллыдан һәм республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгеннән якынча 9 мең хатын-кызга һәм 11 мең балага югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Министрлык, республика һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән “Г” блогы бинасын капиталь ремонтлауны тәмамлау карары кабул ителгән. Монда 60 урынлы яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеге һәм консультация-диагностика бүлеге булачак.

Е.Боенко бушаган 8/14 бинасын медицина хезмәткәрләре өчен тулай торак итүне һәм ТР Президентыннан 2015 нче елда бинаны капиталь ремонтлауга максатчан финанслау бүлеп бирүне сорарга тәкъдим итте.

Мартта Яр Чаллы кан үзәген ремонтлау эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Бүгенгә 12,5 млн.сум үзләштерелгән.

Быел “Мәләкәсарты” микрорайонында гомуми практика табиблары офисы барлыкка килә. Бу максатларда республика бюджетыннан 8,9 млн.сум бүлеп бирелә.

Шулай ук киңәшмә барышында кадрлар җитмәү, “Элеватор тавы” микрорайонында ФАП төзү, “Яшьлек” яңа микрорайонында табиб офислары ачу һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Чаллы табибларының һәм тармакның эшенә югары бәя бирде. 2013 нче ел нәтиҗәсе буенча, Яр Чаллы нәтиҗәлелек рейтингында – икенче урында. Г.Вафин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә халыкның саны арта, бала табучы аналарның үлү очрагы юк, инфаркттан үлү очраклары әз.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, участок табибларына һәм хастаханәләрнең тар белгечләренә өстәмә түләүләр булачак.

Мэр Васил Шәйхразиев, 2013 нче елда нәтиҗәле эшчәнлек өчен, сәламәтлек тармагы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Очрашу соңында тармакның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде, дип хәбәр итә Яр Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.