Татарстаннан су астын тикшерүчеләр 80 м тирәклектәге Лабынкыр күле төбендә җир ярылган урынга төшәчәк

Бүген Казанда экспедициядә катнашучылар тантаналы рәвештә озатылды

 (Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Руфинә Мөбарәкшина). Бүген Казан Кремлендә “Салкынлык полюсы”/"Полюс холода" проектының икенче этабында катнашучы экспедиция командасы, тантаналы рәвештә, озатылды. “Салкынлык полюсы” – күп  этаплы фәнни-тикшеренү экспедиция проекты.

“Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева сүзләренчә, команда Якутиянең Оймякон олысына Лабынкыр күленә китә.

“Безнең сәфәр – рекорд артыннан куу, - дип ачыклык кертте проект җитәкчесе, Рус география җәмгыятенең ТРдагы бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер. – Сәфәр эшлекле була, максат – фәнни җәмгыять өчен материал туплау”.

Моннан тыш, экспедиция барышында тикшерүчеләр дөнья рекордының яңасын куярга планлаштыра: Лабынкыр күле төбендә җир ярылган урынга төшү.

Дмитрий Шиллер сүзләренчә, бу юлы команда составына 17 яшьлек 2 яшь тикшерүче керә. Фәнни-тикшеренү эше барышында 4 тапкырдан артык су төбенә төшү планлаштырылган.

Дмитрий Шиллер чыгышыннан соң, сүз Казан мэры Илсур Метшинга бирелде. “Сез тотынган эшне медаль зачетына да куярга кыен, - диде ул. – Татарстанлыларның, Казан командасының үз алдына нәтиҗәсе белән дөньяны үзгәртә алырлык бурычлар куюы минем өчен зур хөрмәт”. Чыгышы соңында И.Метшин экспедиция вәкилләренә уңышлар теләде.

Шулай ук чара кысаларында экспедициядә катнашучыларның махсус экипировкасын күрсәттеләр.

Үткән елның гыйнвар ахыры – февраль башында Рус география җәмгыяте һәм Россия су асты спорты федерациясе вәкилләре проектның башлангыч этабын уңышлы тормышка ашырды. Алар иң салкын вакытта планетаның иң салкын урынында беренче тапкыр су төбенә төшеп, дөнья рекорды куйды. Иртәгә исә икенче этапка старт бирелә.