Татарстанда ОРВИ белән авыручылар арткан

Әлегә ул эпидемия чиге күрсәткеченнән түбән

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 17 нче февральдән алып 23енә кадәр кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыруның 20 мең 735 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Әлегә халык арасында авыруның дәрәҗәсе 37,5 процентка эпидемия чиге күрсәткеченнән түбән: 0-2 яшьлек балаларда - 32,6 процентка, 3-6 яшьлекләрдә - 20,2 процентка, 7-14 – 37,7 процентка, 15 яшь һәм аннан өлкәннәрдә – 48,9 процентка.

Үткән атна белән чагыштырганда, авыру дәрәҗәсе 13,1 процентка үскән.