Азнакай районы Урсай авылы халкының хокукый активлыгы үсә

Узган елда җирлектән күчемсез милекне документлаштыру һәм дәүләт теркәве уздыру буенча ярдәм сорап 41 гариза кергән

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Азнакай муниципаль районының Урсай авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Узган елда җирлектән күчемсез милекне документлаштыру һәм дәүләт теркәве уздыру буенча ярдәм сорап 41 гариза кергән. Нәтиҗәдә, 21 милек хуҗасы үзенең йортын, 20се җирен рәсмиләштергән. Болардан тыш, җирлек Советы тарафыннан халыкка төрле оешмаларга тапшырырга дип 641, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән терлек, җитештерелгән итне сату өчен 42 белешмә бирелгән.
Ил һәм республика программаларында катнашу юлы белән авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча да җитди эш алып барыла. Җирлек Советы 12 кешегә терлек, авыл хуҗалыгы техникасы, аңа тагылма ьайланмалар сатып алу өчен, Авыл хуҗалыгы банкы филиалыннан 1 млн. 685 мең сумлык ташламалы кредит алуда булышкан.
Урсай һәм Мөслим авылларын берләштергән җирлектәге шәхси хуҗалыкларда бүген 404 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 188 е – сыер. Барлык төр терлек, кош-корт ите, сөт сатудан гына да 11 млн. 591 мең сум табыш алынган. 5 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 11 хуҗалыкка, район программасы нигезендә, саву аппараты бүләк ителгән, дип белдерщ “Маяк” газетасы.