Автошәһәр мэры Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлеге белән котлады

Ул Мәгъфура Вәлиевага Владимир Путин исеменнән котлау хатын тапшырды һәм озын гомер теләде

(Чаллы, 25 февраль, «Татар-информ»). Чаллы мэры Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъфүрә Вәлиеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады һәм РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мәгъфүрә Вәлиева юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ул Балык Бистәсе районының Биектау авылында туган. Гаиләдә 7 бала булганнар. Урта мәктәптә 4 сыйныф тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында китапханәче буларак башлаган, аннары почта бүлегендә эшләгән. 1939 елда кияүгә чыккан. 1943 елда ире фронтка алынган, 1946 елга кадәр 14 нче ремонт-торгызу элемтә батальонында хезмәт иткән. 2004 елда Мәгъфүрә Вәлиева Чаллыга күчкән.

Алар ире белән 3 бала тәрбияләп үстергән, 5 оныклары, 9 оныкчыклары һәм оныкчыкларының да 2 баласы бар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.