Татарстан Фәннәр академиясе Мәскәүдән зур җиңүләр белән кайтты

Татарстан Фәннәр академиясе Мәскәүдән зур җиңүләр белән кайтты

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). ТР Фәннәр академиясе вәкилләре Мәскәүдә узган V Халыкара инновация һәм инвестиция күргәзмәләр салоныннан үзләре тәкъдим иткән проектлар белән катнашып, Гран-при һәм унике медаль, дипломнар алып кайтты.

Мәскәүнең халыкара инновацион һәм инвестицияләр салоны – Россиядә иң зур фәнни-техник күргәзмә чараларының берсе. Инде ул биш ел дәвамында үткәрелеп килә һәм анда галимнәр белән бергә, хакимиятнең федераль, төбәк һәм муниципаль органнары вәкилләре, шулай ук Бөтендөнья интеллектуаль милекне саклау оешмасы да катнаша. Быел анда Канада, Бельгия Кытай, Көньяк Корея, Франция, Украина, Белоруссия, Болгария, Польша, Румыния, Эстония һәм БДБ илләреннән дә делегацияләр булды.

Мондый инновацияләр һәм инвестицияләр салонында ТР Фәннәр академиясенең әле беренче тапкыр гына катнашуы. Аның тарафыннан фәнни оешманың казанышларын тулы чагылдырган экспозиция тәкъдим ителде. Моннан тыш Фәннәр академиясе Казан шәһәре хакимиятенә меңъеллыкка багышланган бәйге проектын формалаштыруда методик ярдәм күрсәткән иде. Әлеге проект Салонның Гран-приена лаек булды.

Татарстанлылар тәкъдим иткән инновацион проектлар күргәзмәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Салонда эшләгән халыкара жюри аларның хезмәтен дүрт алтын медальгә, өч – көмеш һәм бер – бронза медальгә лаек дип тапты.